ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ: “Актаныш” агрофирмасы көзге урып-җыюны башлап җибәрде
Агрофирманың Актаныш бүлекчәсендәге 112 гектарлы көзге бодай басуларын егуны тәҗрибәле комбайнчы Эльбрус Мөхәммәтовка тапшыралар. Эльбрус абый үзенең Нью-Холланд кыр корабы белән гектарыннан 20 центнер бодай суктырып алган. Ләйсән ГАЗИЗОВА
Игенчеләрне беренче уңышлары белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев котларга килде.
Тыңламастагы көзге бодай басулары да тиздән комбайн гөрелтесенә күмелер.
- Биредәге көзге бодай культурасын турыдан суктырып алачакбыз,- ди бүлекчә агрономы Газинур Әхмәев.
9 июль көнне игенчеләр 150 гектар мәйдандагы борчак басуларын җыеп алырга керешәчәк.
Агрофирмада уңышны җыеп алу белән басуларны сөреп, көзге чәчүгә әзерләп кую җайга салынган. Бүген дә киләсе ел уңышына нигез салып, механизаторлар туфрак эшкәртергә чыкканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев