Зур тракторларда, ким дигәндә, өч янгын сүндергеч булырга тиеш
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең өйдәп баручы белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия Актаныш районы хуҗалыкларының язгы техника әзерлеген бәяләде.
1-12 апрельдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы комиссиясе районнардагы авыл хуҗалыгы техникаларының язгы чәчүгә әзерлеген кабул итү оештыра. Беренче атнада көньяк районнар- Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Бөгелмә , Ютазы, Баулы, Нурлат Яңа Чишмә районнарында караулар уза.
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең өйдәп баручы белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия Актаныш районы хуҗалыкларының язгы техника әзерлеген бәяләде.
- Актаныш районы хуҗалыклары язгы техника карауга яхшы әзерләнгәннәр. Механизаторлар җитәрлек, техникаларда табылган вак-төяк кимчелекләр язгы чәчүгә керешкәнче бетереп куелачак,- диде Инсаф Шәрәфиев кабул итүне йомгаклап.
Быелгы язгы чәчүне республика буенча 9 меңнән артык трактор, 5 мең җир эшкәртү агрегаты, 785 берәмлек чәчү комплексы белән башкарып чыгарга җыеналар. Аларның 98 проценты язгы чәчүгә тулысынча әзер. Техникаларны язгы чәчүгә техниканы әзерләү өчен республика буенча 2 миллиард 800 миллион сум акча тотылган. Ел саен республикада 12 миллиард сумга төрле авыл хуҗалыгы техникалары яңартыла. Узган ел 558 яңа трактор, 180 нән артык урып-җыю комбайны һәм 2 меңнән артык берәмлек башка техникалар сатып алынган. Энерго тәэмин ителеш буенча техникалар ел саен 2 ат көченә артып бара. Ул 100 гектар чәчү мәйданына исәпләнгән.
Кабул итү барышында хезмәт куркынычсызлыгы үтәлеше дә күздән кичерелде.
- Техникалар басудан басуга күчкәндә юл йөрү кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Механизаторларның трактор белән олы юллар аша икенче басуга чыкканда башка йөрүчеләрнең дә иминлеген кайгыртуы кирәк. Шулай ук техникаларны алдан, арттан озата бару мөһим. Ут приборлары- мигалка, габарит утлары күчкәндә төзек хәлдә булырга тиеш. Басудан басуга күчү төнлә түгел, ә көндезге вакытта башкарылса тагы да яхшы,- диде Инсаф Фәрит улы.
Медицина аптечкалары белән беррәттән энергия куәтлелек дәрәҗәсе зур булган тракторларда, ким дигәндә, өч янгын сүндергеч булырга тиешлеген дә искәртте белгеч. Чөнки төрле ситуация килеп чыгарга, электрон идарә итү системасына "гөлт" итеп ут кабарга мөмкин. Шулай ук техникаларда май агу, дизель ягулыгы тамып тору очраклары булдырмаска кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев