Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җитәкчеләр киңәшә: «Чишмә» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды

Терлекчелек-төп табыш чыганагы. Актаныш районында 45 мең баш терлек исәпләнә. 33 меңе хуҗалыкларга туры килә. Әлеге мал баш саннарын саклау төп бурыч.

Бүген, 22 май көнне хуҗалык җитәкчеләре катнашында «Чишмә» хуҗалыгында булып узган семинар-киңәшмә нәкъ тә шушы мөһим мәсьәләгә багышланды да инде. 

Актаныш районы чит республикалар белән чиктәш. Башкортстан, Оренбург, Казахстан якларында терлекләр арасында төрле авырулар еш килеп чыга. Татарстанда да эпидемиологик хәл кискенләшеп алган вакытлар була. Мәсәлән, Әтнә, Яңа Чишмә, Сарман районнарында малларда бруцеллез авыруы табылды.

Мал баш саннарын саклау максатыннан республикада санитар таләпләрне катгыйландырдылар. «Чишмә» хуҗалыгы беренчеләрдән булып санитар үткәрү урыны ясады. Бүгенге семинар кысаларында хуҗалык җитәкчеләре яңа гына сафка бастырылган санитар үткәрү урынын карадылар, аны төзелеше, таләпләре белән таныштылар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов бу коралмага карата куелган таләпләрне аңлатты.

Әйтик, нинди дә булса йөк автомобиле терлек тораклары янына бары шушы үткәрү зонасы аша гына керә. Автомобильнең тәгәрмәчләре 30 сантиметр тирәнлектәге махсус сыеклык салынган ваннада юыла, машинаның түбәсе, стеналары санитар эшкәртелә.

Ферма эшчеләре өйдән килгән киемнәрен санитар зонада салып, икенчесен кияргә тиеш. Моның өчен аерым бүлмәләр, киемнәрне юарга кер юу машиналары булдырыла. 

2022 елда тиресләрне аерым урыннарда саклау буенча яңа канун кабул ителеп, быелның 2 маеннан гамәлгә ашырыла башлады.

«Россельхознадзор» вәкилләре район хуҗалыкларының тирес саклау урыннары белән танышканнан соң тәкъдимнамәләр җиткерделәр. 1 июльдән тирес саклау урыннары тиешенчә ясалмаганда, штрафлар түләргә туры киләчәк. Тирес чишмә, елга, күлләргә агып чыкмаска, мал калдыклары каты өслек өстенә салынырга тиеш. «Актаныш», «Чишмә» агрофирмалары тирес саклау урыннарын булдырды. «Нигез», Нур Баян исемендәге, «Алмазагротрейд» хуҗалыкларында да бу эшкә җаваплы карыйлар. 

Семинар барышында «Чишмә» хуҗалыгындагы тирес саклау урыны төзелеше җитәкчеләргә үрнәккә күрсәтелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев белән «Актаныш» агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев махсус зонага куелган таләпләрне ничек үтәргә кирәклеген сөйләделәр. Салам белән катнаш тирес өчен һәм сыек базга куелган параметрлар аерыла. Тирәнлеге 4 метрдан да ким булмаска тиеш. Тиресләрне янганнан соң басуларга кертү оештырыла. Әмма тирес составы авырулар, бөҗәкләр булу-булмауга лабораториядә тикшерелгәч кенә. 

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Актаныш районы буенча җитәкчесесе Әфка Сәрвәров игеннәрне тәрбияләү, кукуруз чәчү технологиясе, люцерна кебек югары аксымлы терлек азыгын тәрбияләү буенча гамәли киңәшләрен җиткерде.

Басуларда тиешенчә тәрбияләнгән культуралар югары уңыш бирергә сәләтле булып өлгереп килә. 23 майда «Әнәк» агрофирмасы Күҗәкәдәге 400 гектарлы терлек азыгы үстерелә торган мәйданнарда урып-җыю эшенә керешәчәк. Башка аграр хуҗалыклар да алдагы атналарда мал азыгы әзерләүне башлап җибәрәчәк.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләргә барлык мөмкинлекләрдән файдаланып язгы кыр эшләрен уңышлы гына тәмамлауларын теләде. Якынлашып килүче Сабантуй бәйрәмен дә хезмәттәге кебек якты йөз, күтәренке кәеф белән каршыларга чакырды.

Традиция буенча хуҗалыклар халкыбызның иң яраткан бәйрәменә тройкалар- бизәүле тарантаслар белән киләчәкләр. Район җитәкчелеге шундый бурыч куйды. Язгы кыр эшләрендә тырыш хезмәт куйган фидакарь механизаторлар, иртәннән үк фермаларга юл тоткан савымчылар һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтли торган бәйрәмгә инде районыбызда әзерлек эшләре башланды. Төкле аягың белән, Сабан туе, Хезмәт туе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев