Иң җаваплы чор җитте: Басуларыбызда техника гөрелтесе тынганы юк (оператив мәгълүмат)
Район хуҗалыкларының барысында да бөртекле һәм бөртеклекузаклы культуралар уңышын җыюга керештеләр.
Бүген, 17 август көненә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча урып-җыю башкарылырга тиешле мәйданнарның 80 процентында бөртекле культуралар җыеп алынды. Тулаем сугылган уңыш 679119,2 центерны тәшкил итә. Бу башкрасы эшнең 80%. Гектар куәте 21, 6 центнер.
Әлегесе көнгә көзге бодай 4319, арыш — 660, борчак — 1722, арпа — 12526, язгы боай — 11371 гектарларда урып-җыеп алынган.
Күңелдә бер генә теләк иде: табигать шартлары уңай торып, зур тырышлык салып үстерелгән игеннәрнең бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп алу насыйп булсын, келәтләр ашлык белән тулсын, алдагы көннәребез имин узсын. Матди дәртләндерү чаралары да басу батырларын югары казанышларга рухландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев