Бүген "Наратлы"да авыл хуҗалыгы семинары узды (фоторепортаж)
Бүген хуҗалык җитәкчеләре "Наратлы" хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм механизация юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышты.
Семинар-киңәшмә эшенә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.
"Наратлы" җитәчесе Алмаз Мосабиров Шәбез авылында урнашкан терлекчелек, икмәк саклау амбарлары, Чалманараттагы машина-трактор паркы, терлекчелек фермалары эшчәнлеге белән таныштырды.
Район җитәкчелеге хуҗалыкның баш белгечләренә аграр тармакны заманча технологияләр буенча үстерү, киңәйтү буенча рекомендация-киңәшләрен җиткерде.
Семинар турында материалларны безнең сайттан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев