«Башак» хуҗалыгы баш инженеры: Язгы чәчү компаниясен проблемаларсыз башкарып чыгарбыз
«Башак» хуҗалыгының машина-техника паркы да күзләрне иркәли.
Һәркайда тәртип, техникалар, агрегатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларны кабул итүенә комиссия әгъзаларын рәт-рәт тезелеп, көлеп каршы алдылар.
Язгы кыр эшләрендә катнашачак 28 тракторның барысы да комиссия тарафыннан кабул ителгән.
- Запас частьлар вакытында кайтып җитте, техникалар төзек, техосмотрларны әйбәт кенә үттек. Механизаторларыбыз да тулы комплектта. Язгы чәчү компаниясен проблемаларсыз башкарып чыгарбыз,- ди баш инженер Рамил Гарипов.
Бөртеклеләрне ике комплекслы һәм "Быстрица" чәчү агрегатлары белән чәчәкләр. Ә кукурузаны җир куенына иңдерергә узган ел алып кайткан "Хорч" комплексы белән керәчәкләр.
Техника ремонтына акча жәлләмәгәннәр, чәчү комплексы ремонты гына да 800 мең сумга баскан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев