«Әнәк» агрофирмасында өр-яңа «Сампо» комбайнын сынадылар (фото, видео)
Бүген районыбыз кырларын нинди генә төр кыр кораблары иңләми. Үзебезнең Нива, СК-5, Дон комбайннарына алмашка килгән CLASS, Тукано, Акрос һәм башкаларны механизаторларыбыз тиз арада иярләргә өйрәнде.
«Әнәк» агрофирмасы оешканнан бирле биредә хезмәт куючы Фәндүс Салихов та шундый гаярь комбайнчыларның берсе. Бүген ул Финляндиядә ясалган «Сампо» комбайны белән урып-җыю эшләренә кереште.
— «Сампо» комбайнына өйрәнүнең бер кыенлыгын да күрмәдем. Элек без кул белән идарә иттек. Хәзер барысы да электроникага корылган. Бик уңайлы, җайлы,- ди 35 нче тапкыр уракка төшүче механизатор.
Финляндиянең Сампо комбайннарын җитештерүче завод вәкилләре әле кичә генә яңа машинаны «Әнәк» агрофирмасына алып килделәр. Бер төркем инженерлар агрофирманың агрономы, инженерлары белән бергә комбайнны көйләү белән мәшгуль булды.
— «Сампо» комбайны орлыкка игелә торган культураларны җыюга йөз тота. Бу бигрәк тә орлыкчылык белән сәнәгать дәрәҗәсендә шөгыльләнүчеләргә кулай. Ике барабанлы машина бөртекләрне югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Тагын шунысы мөһим- бөртек бик чиста җыела, -ди вәкил Данис Вәлиуллин.
Компания вәкиллеге гарантия вакытында аннан соң да агрофирма белән элемтәдә булачак. Әгәр эш барышында комбайн чыгымчыласа, 24 сәгать эчендә компания инженерлары агрофирмага килеп төзекләндерү үткәреләчәк. Шулай ук билгеле бер мотосәгать эшләгәннән соң техник хезмәтләндерү күрсәтелә.
«Сампо» комбайнын Татарстанда беренче булып «Әнәк» агрофирмасына алып кайтканнар. Республика районнарына тагын шундый ике комбайн кертеләчәк.
Техник сыйфатнамәсенә 300 ат көченә ия дип язылса да, Финляндия комбайнының эффектлылыгы 350-380 ат көченә тиң икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев