2022 елда район крестьян-фермерлык хуҗалыклары 7,4 мең тонна уңыш җыеп алды
Районыбызда алты дистәдән артык крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар. КФХлар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе районыбызның финанс-икътисадын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Үзаллы эшчәнлек алып баручы җир уллары 2022 елда биләмәләрендә
7,4 мең тонна бөртеклеләр җитештерде.
Бер гектарның уңыш күләме 37,2 центнер.
Район хуҗалыкларына килгәндә, саннар түбәндәгечә: авыл хуҗалыгы берләшмәләре узган елда 1778 мең тонна бөртеклеләр җыеп алды. Бер гектар мәйданга 37 центнер икмәк туры килә.
Рапс уңышы 6,65 мең тонна, гектар куәте 17,6 центнер, көнбагышныкы 4,16 мең тонна, бер гектардан җыелган культура күләме 23,9 центнер. 122 мең тонна терлек азыгы әзерләнде. Бер шартлы терлеккә туры килүче азык берәмлеге 45,1 центнерны тәшкил итә.
Әлеге саннарны район башлыгы Ленар Зариповның фермерлар белән очрашуында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев