"Татар-информ" автор яңалыклары
-
Татарстан министрлары татар теле буенча курслар уза
Департамент җитәкчеләре телне белү дәрәҗәсен билгеләүгә карата тест узган инде.
-
Татарстанда 14 яшьлек үсмер янгыннан өч туганын коткарган
Янгын бүген иртәнге җиделәр тирәсендә республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында чыккан.
-
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла
Республикада барлыгы 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла.
-
Авылда яшь әниләргә түләнә торган акчаны Татарстанда 6,5 мең хатын-кыз алган
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү республикада 2018 елдан бирелә.
-
Минзәләдән "Ты супер!" тамашасы финалистына фатир бүләк иттеләр
Меценатлар акчасына сатып алынган фатирда Данила Новиков өчен тавыш яздыру студиясен җиһазландырачаклар.
-
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр
Эксперт фикеренчә, кыскартылган эш көне кешеләрне яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш ритмына кайтару өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
-
Татарстанда рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр
Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр нигезендә, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.
-
Велогонщик Илнур Зәкәрин Чаллыда футбол аренасы төзеде һәм турнир оештырды
Zak аренаның соңгы буын газоны белән капланган 20-40 метрлы кыры бар.
-
Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецов турында: Без бүген легенданы озатабыз
«100 яшен билгеләп үтсен дигән хыял бар иде. Әле күптән түгел генә очрашып аралаштык, ул әле шулай тиз китеп барыр төсле түгел иде, тик бүген шушы бөек кешене озатабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
-
«Татмедиа» телеграм-каналына язылучылар саны 10 мең булды
Узган өч атнада «Татмедиа» телеграм-каналы ике тапкыр Татарстанда иң күп укыла торган канал дип табылды.
-
Лилия Галимова: Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими
Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты шәхсән үзе контрольдә тота.
-
Россиядә минималь хезмәт хакы артачак
2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 12 792 сумга кадәр артачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Героеның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Борис Кузнецовның 94 яшендә йөрәге тибүдән туктады.
-
Эксперт: Татарстан – Россия халыклары бердәмлегенең үрнәге
Киләсе ел республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
-
Татарстан күчемсез милекне теркәү буенча күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узып китте
Республика КФҮнә мөрәҗәгатьләрнең 70%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.