Веб-редактор автор яңалыклары
-
Соңгы кыңгырау-2023: Иртәгә районыбыз мәктәпләрендә бәйрәм тантаналары көтелә
Районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы йөзләгән укучы өчен иртәгә, 23 май көнне соңгы кыңгырау чыңлаячак.
-
Помидорларны күчерер алдыннан өч яфрагын өзегез
Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль вакыты. Бу көннәрдә күпләр помидорларын ачык грунтка күчереп утырта. безнең киңәшләр сезгә мул уңыш алырга ярдәм итәр.
-
«Актаныш таңнары»на язылсагыз газетлы, чебиле һәм бензинлы булырсыз
Шартлары бик гади. Иң беренче чиратта, “Актаныш таңнары” газетасына 12 июньгә кадәр язылырга, аннан соң квитанцияләрегезне “Актаныш-информ» бинасының беренче бүлмәсенә китерергә кирәк.
-
Түбән Камада яшәүче якташлар туган авыллары Такталачыкта су будкасы ясап куйган
Авылларыбыз яшәешенә битараф булмаган, читтә яшәүләренә карамастан җирлек сулышы белән гомер итүче, авылларыбызны чисталыкта, матурлыкта тотуга ярдәм күрсәтүче авылдашларыбыз көннән-көн артуы сөендерә.
-
Районыбыз укытучылары Абунәче көнендә «Актаныш таңнары» газетасына язылды
Бүген районыбызның иҗатчы мөгаллимнәре өчен очрашу-күрешү кичәсе узды. Укытучылар берочтан Абунәче көнендә дә катнашты.
-
Бүген, 15 май-Халыкара гаилә көне
Халыкара бәйрәм бүген, Илдә гаилә көне, Гаилә учагы янсын, Дөрләсен еллар буе!
-
Ир намусы- ил намусы: Иске Кормаш мәктәбе укучылары Ватаныбыз сакчылары белән очрашты
6 май көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ир намусы- ил намусы» дип исемләнгән бик матур чара булып узды. Ул мәктәптә урнашкан «Туган якны өйрәнү» музеенда алып барылган проект эшчәнлегенә һәм шушы исем астында стенд ачылуга багышланды. Максаты: озак вакытлар музей буенча алып барылган проект эшчәнлеген күрсәтү; Ватан, ил, туган як тынычлыгын саклауга үз өлешләрен керткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплау иде.
-
Районыбызның «Бүләк» лагеренда Курган өлкәсенең янгын булган Эчкен авылы балалары ял итәчәк
«Бүләк лагерендә Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен «Тел» сменасы башлана. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерьда Эчкен авылыннан 30 укучы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы да булачак, укытучыга хезмәт хакы түләнәчәк. Смена Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла, Эчкен авылы балаларын да лагерьга чакыру – министр Илсур Һадиуллинның инициативасы», - диде министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина.
-
Бүген «Батыр» спорткомплексында бадминтон буенча ачык беренчелек ярышлары узды
Әлеге турнир Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланды. Анда Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан 70 тән артык укучы катнашты.
-
Нур Баянның туган көне алдыннан Пучы мәктәбе укучылары иҗатын кабат хәтерләрендә яңартты
15 май фронтовик-шагыйрь Нур Галим улы Баяновның туган көне.
-
Яңа гына табадан төшкән коймак янына викторияле «сгущенка»
Тиздән җиләк чоры башланачак. Интернетта өч язманың берсе «җиләкне нишләтим икән?» дигән сорауга багышланачак. Даими укучыбыз Тәския Вәгыйзова җиләктән менә дигән крем ясау серләре белән уртаклаша.
-
Районыбыз укучылары «АгроНТРИ -2023» Бөтенрәсәй конкурсының регионара этабында диплом белән бүләкләнделәр
Фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләрне үстерү фонды тарафыннан, кечкенә шәһәрләр һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен «АгроНТРИ -2023» Бөтенрәсәй конкурсының регионара этабы быел 13 нче май көнне Казан дәүләт аграр университеты базасында оештырылды.
-
Ленар Зариповка «Бердәм Россия» партиясенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда «Милли проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Обещаю вернутьСя. Мин кайтам» проектына йомгак ясалды.
-
Чүп үләннәре әчеткесен яшелчәләргә сипсәң, уңыш бермә-бер арта
Бакчачылар бәрәңге түтәлендә эт эчәге күп булудан зарлана. Аннан ничек котылырга белми аптырыйлар. Ул бәрәңге сабагын бер «буып» алса, үсүенә комачау итеп ята. Әмма белгечләр әйтүенчә, «икенче икмәк»нең төп дошманы - сарут (пырей), халык телендә аны кыяк үлән дип тә атыйлар. Ул бәрәңге үсешенә шулкадәр нык комачау итә ки, тамырлары белән бүлбеләрне дә чорнап, булган барлык кирәкле матдәләрне үзенә туплап ята.
-
Пучыда якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Нур Баян истәлегенә көрәш ярышы уздырдылар
11 май көнне Пучы Балалар иҗат үзәгендә авылдашыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Галим улы Баянов истәлегенә башлангыч класс укучылары арасында районара көрәш ярышы уздырылды.