"Актаныш-информ" өчен Ләйсән Газизова әзерләде автор яңалыклары
-
«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды
6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасында Лилия Закирҗанова 2 нче кечкенәләр төркеме белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара үткәрде.
-
Биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булып санала
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 874 мең кеше диспансеризация үткән
2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 874 мең кеше диспансеризация узган. Быелга план – 1,2 миллионнан артык кеше, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
-
Пучыда «Уңыш бәйрәме»н зурлап татарча көрәштеләр
Пучыда «Уңыш бәйрәме» хөрмәтенә районара ачык көрәш турниры узды.
-
Актанышның «Батыр» спорт мәктәбе теннисчысы көмеш медаль яулады
Әлмәттә 2010-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча төбәкара турнир узды. Ярышта Актанышның «Батыр» спорт мәктәбе теннисчысы Данил Солтанов көмеш медаль яулады.
-
Үлемгә китергән фаҗига: Бүген М 7 юлында 28 яшьлек машина йөртүче Лада Грантасы белән бәрелеп һәлак булган
18 октябрьдә 15.24 сәгатьтә М 7 автомобиль юлында 28 яшьлек машина йөртүче Лада Гранта машинасы белән каршы як полосага чыга һәм Лада Веста автомобиле белән бәрелешә.
-
Бу атнаның якшәмбесендә Әтиләр көне: Яңа Әлем мәктәбендә бәйрәм ярышы узды
«Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.Шул максаттан Яңа Әлем мәктәбенә хөрмәтле әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык», дип яза безгә 6 нчы сыйныф укучысы Габдрәшитова Азалия.
-
Актаныш районында МХОда катнашучылар җәмәгать транспортында бушлай йөри ала
Татарстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа ташламалар барлыкка килде. Актаныш районында мәсәлән, МХОда катнашучылар җәмәгать транспортында бушлай йөри ала.
-
Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат
Әле генә күңелсез хәбәр килеп иреште- мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат булган.
-
Минзәлә районында «Идел» М7 трассасында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтен прокуратура тикшерә
Бүген Минзәлә районында «Волга» М7 трассасының 1101 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән идек, авариядә ике автобус бәрелешкән. Авария нечкәлекләрен прокуратура вәкилләре тикшерә.
-
М7 юлында ике автобус бәрелешеп кешеләр үлгән
Минзәлә янындагы федераль трассада үлемгә китерүче юл- транспорт һәлакәте булган, анда ике автобус бәрелешкән. Һәлак булучылар бар.
-
Актаныш мәктәпләренең унберенче сыйныф егетләре Казан танк училищесына экскурсиягә барды
9 октябрь көнне Актаныш мәктәпләре һәм гуманитар гимназия-интернатның унберенче сыйныф егетләре, Актаныш технология техникумы студентлары Казан шәһәренә - Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына экскурсиягә барды.
-
Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчеләре Актаныш районы өлкәннәре белән очрашты
Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш авылы ветераннар йортында өлкәннәр өчен өйрәтү-уку чарасы уздырды.
-
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз- бүген көчле магнит давылы башлана
Җиргә көчле магнит давылы якынлаша, ул бүген төш вакытында башлана һәм 12 октябрьгә генә басылачак.
-
10 октябрь нинди истәлекле вакыйгалары белән билгеле?
Бүген, 10 октябрьдә, Бөтендөнья психик сәламәтлек һәм күрү көннәрен, шулай ук «ВКОНТАКТЕ»социаль челтәренең туган көне билгеләп үтелә.