"Актаныш-информ" өчен Ләйсән Газизова әзерләде автор яңалыклары
-
Апрель ахыры, май башы – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны утырту чоры
Быел яз иртә килде һәм күп бакчачылар, әле җир дымлы чакта дип, күпчелек яшелчә орлыкларын апрель ахырында ук чәчәргә ашыкты. Кемнәр өлгермәгән – бәйрәмнәр чорында утыртырга бик вакыт! Алдан чәчәргә өлгерүчеләр бу көннәрдә инде артык куе утыртылган суган, салат һ.б. яшел культуралар түтәлләрен сирәкли башлагандыр. Кемнеңдер май бәйрәмнәренә редис, кузгалак, яшел салат, укроп, суганы өлгергәндер.
-
Бананлы тәмле торт рецепты
Ял көннәрендә якыннарыгызны тәмле ризыклар белән сыйларга яратасыз икән, бу рецепт сезнең өчен! Тәмле генә түгел, пешерүдә дә бик җиңел ул, димәк гаиләгез белән бергә тагын да күбрәк вакыт үткәрә алачаксыз.
-
Актаныш районында яшәүче дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көне уңаеннан акчалата бүләкләр алды
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10ар мең сум күләмендә акча түләде. Актаныш районында андый дүрт ветераныбыз бар. Акчалата ярдәмне алар апрель ае пенсиясе белән алдылар.
-
Нарат күркәләреннән кайнатма - файдасы һәм зыяны
Нарат күркәләреннән кайнатма тәмле, гадәти булмаган һәм бик файдалы азыклар исемлегенә керә.
-
Безнең фоторепортажда язгы ярминкә мизгелләре
Бүген районыбызда язгы ярминкә уза.
-
#МинемГеройМинемГаилә: Бөек Ватан сугышы ветераны Закирҗан Зыязетдинов
Мин дә, әти-әнием дә сугыш турында өлкәннәрдән ишетеп, кинолардан күреп беләбез. Озакка сузылган канлы сугышта безнең илебез Җиңү яулый. Бу Бөек Җиңүгә бабамның да өлеше кергән.
-
Эчеп тотылган шоферларга тагын бер җәза
Руль артына хәмер кулланган хәлдә утырган шоферларга хәзер җәза катгый. Әмма кайберәүләр һаман да закон бозуны, башкалар гомерен куркыныч астына куюны аңлы рәвештә дәвам итә. Шундыйларның берсенә Җәмәгать хөкемдары карар чыгарды.
-
Актанышта май каникулларында ничек ял итәбез?
Быел 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме чәршәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял көннәре 28 (якшәмбе), 29 (дүшәмбе), 30 (сишәмбе) апрель һәм 1 май (чәршәмбе) булачак. Ә шимбә, 27 апрель, эш көне булачак. Шулай итеп, алты көнлек эш атнасы тиздән тәмамлануга таба.
-
Район үзәк хастаханәсенең май ялларында эшләү тәртибе
Тиздән озын-озак май яллары. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев май каникулларында хастаханәнең эш графигын раслады.
-
Актаныш йолдызлары «Ак инеш» белән «Умырзая» «Созвездие- Йолдызлык» фестивалендә беренче урынны алды
Актаныш йолдызлары- «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче «Ак инеш» хореография ансамбле белән «Умырзая» үрнәк вокаль ансамбле «Созвездие- Йолдызлык» телевизион фестивалендә беренче урынны алды.
-
#МинемГеройМинемГаиләм: Ганиев Җәмил Гани улы
Ганиев Җәмил Гани улы (Ганиев Зямил Ганиевич) 1896 елның 13 маенда элеккеге Калинин районы Олыимән авылында туа. 1914-1918 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша.
-
Качкында фаҗига: 1941 елгы ир-ат балык тотарга баргач суга төшеп вафат булган
24 апрель көнне ГЛОНАСС 112 системасына Качкын авылы янындагы Биҗады елгасына балык тотарга барган 1941 елда туган ир-атның югалуы турында хәбәр килә.
-
Райондашыбызга тәртибенә күрә җәзасы
Актанышрайоны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда салмыш автомобильчеләрне тоткарлау буенча планлы тикшерүләрне даими уздыра. Мондый рейдлар кисәтү өчен дә оештырыла.
-
#МинемГеройМинемГаиләм: Батыр карт бабам
Әниемнең бабасы, минем карт бабамның исеме Газизов Габделхак Газиз улы. Ул 1914 елның 10 августында Мөслим районы Тогаш авылында туып үсә. 1936-1938 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1939 елда Фин сугышына алына, анда сугыш беткәнче шофёр була. 1941-45 елларда бабам Бөек Ватан сугышында катнаша. Бу вакытта ул бик күп авырлыклар белән очраша. 1943 елда фашистлар кулына пленга эләгә. Пленнан ике тапкыр кача, ләкин икесе дә уңышсыз була. Өченче тапкырында гына ул әсирлектән кача. Бөек Җиңү вакытында карт бабам Будапешт шәһәрендә була.
-
Район мәктәпләре директорлары Такталачык мәктәбе эшчәнлеген югары бәяләде
23нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә функциональ грамоталылык” темасы буенча мәктәп директорларының район семинары узды.