Ләйсән ГАЗИЗОВА автор яңалыклары
-
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан Актаныш районының сыендыручы гаиләләре белән очрашу узды
Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышлап республиканың барлык районнарында ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештырыла. Әлеге уңайдан Актаныш районы да читтә калмады, ятим балаларны сыендырган ата-аналары өчен кирәкле очрашу узды.
-
«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә Такталачык амбулаториясенә капиталь ремонт тәмамлануга таба
Актаныш районы Такталачык авылындагы участок амбулаториясенә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында капиталь ремонт ясау тәмамланып килә.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафына кабул иттеләр
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафына кабул иттеләр.
-
Төбәкара җиңел атлетика ярышында Актаныш кызы өченче килде
15-17 ноябрьдә Түбән Камада Ю.Г. Жадовский истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышта Татарстан, Удмуртия һәм Башкортостан спортчылары, шул исәптән Актаныш районы йөгерешчеләре дә катнашты. Аделина Фарухшина 1500 метрга йөгерүчеләр арасында өченче килде.
-
Актаныш теннисчысы «Идел» олимпия резервы спорт мәктәбе ачык беренчелегендә чемпион калды
Актанышның яшь теннисчысы Рубина Әдиятуллина «Идел» олимпия резервы спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә катнашып чемпион калды.
-
Пучы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Татарстанның иң яхшы ун отряды исемлегенә керде
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары һәм аларның җитәкчеләре арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Киләсе елда уразага 1 марттан керәбез
ТР Диния нәзарәте 2025 елда булачак мөселман бәйрәмнәре календарен тәкъдим итте. Киләсе елда уразага 1 март көнне керәбез.
-
Синоптиклар иртәгә томан, көчле җил булачагын кисәтә
Татарстанда 18 ноябрьдә көчле җил һәм томан булачак дип кисәтә синоптиклар.
-
Актаныш инвалидлар җәмгыяте командасы Түбән Камада узган шахмат-шахмат турнирында катнашты
15-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шахмат - шашка чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы да катнашып, уенчыларыбыз мактаулы урыннарга лаек булды.
-
Бүген сәгатенә унбишләп йолдыз атылучы күренешне күзәтергә онытмагыз, икенчесе 2099 елда гына була
Бүген төнлә Татарстанда Леонида йолдызлары атылуын күзәтергә мөмкин.
-
Пучы мәктәбендә юл фаҗигаләрендә һәлак булган авылдашларны искә алдылар
Ноябрьнең өченче якшәмбесе-календарьдагы гади дата гына түгел, ә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне. Бу көнне Пучы мәктәбендә узган искә алу чарасы катнашучыларның күңелләренә тирән тәэсир ясады.
-
Актаныш халкы СВОга җибәргән гуманитар ярдәм солдатларыбызны җиңүгә рухландырсын!
Бүген Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы Украинага китте.
-
Актаныш тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы йөз педагог исемлегенә керде
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы педагоглар арасында республика конкурсы» узды. Актаныш районы тәрбиячеләре туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы йөз педагог исемлегенә керде.
-
Сожителенең картасыннан акча урлаган хатын-кызны хөкем иттеләр
Сарман районы прокуратурасы 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Хатынкай бергә яшәгән ир-егетнең (сожителенең) картасыннан акча урлаган.
-
«Шәҗәрәләр - нәсел агачы» X төбәкара фәнни - гамәли конференциядә Актаныш укучылары призер һәм лауреат булдылар
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Шәҗәрәләр - нәсел агачы» X төбәкара фәнни - гамәли конференциядә Актаныш районы укучылары актив катнашып уңышларга иреште.