Сатып алулар секторы ришвәткә юл куймауны тәэмин итә
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының Сатып алулар секторы мөдире Алия Шакирова чираттагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясендә 2023 елдагы эшчәнлеккә хисап тотты. Комиссия утырышыннан соң Алия Миндыгали кызы белән әңгәмә корып алдык.
Алия Миндыгалиевна, Актаныш районы башкарма комитетының сатып алулар секторы районда коррупция күренешләрен булдырмауда нинди роль уйный?
2023 елда Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының сатып алулар секторы үз эшен 44нче Федераль закон кысаларында башкарды. Әлеге канун товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасын җайга сала. Законның төп максаты-сатып алуларның нәтиҗәлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыру, шулай ук муниципаль учреждениеләрдә коррупция күренешләрен булдырмау.
Әлеге федераль закон сатып алуларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, товарлар, эшләр, хезмәтләрне, сатып алуларны гамәлгә ашыруда ачыклык тәэмин итү , сатып алуларда коррупция һәм башка хокук бозулар күренешләрен булдырмау максатларында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү, хезмәткәрләргә карата ачык мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Сатып алулар секторы товарлар, эшләр, хезмәтләр, сатып алуларны планлаштыра, тәэмин итүчеләрне билгели. Әлеге федераль закон нигезендә контрактлар төзи, контрактларны үти, товар, эшләр һәм хезмәтләрне сатып алуны мониторинглый, аудит, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр һәм сатып алуларда контракт системасы Россия Федерациясе законнары һәм башка норматив хокукый актлар үтәлешен контрольдә тота.
Безнең бүлек сатып алулар системасын ачыклау буенча эшчәнлекне гомуми Россия рәсми сайты аша тәэмин итә, һәм кече сатып алуларны республика маркетинг үзәгенең биржа мәйданчыгында гамәлгә ашыра.
Сатып алулар секторы Актаныш районының муниципаль бюджет учреждениесенең сатып алуларының дөрес урнашуын тәэмин итә.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы заказчылары арасында сатып алуларны гамәлгә ашыра. 2023 елда 102 муниципаль заказчы белән эш оештырылган дип әйттегез. Алия Миндыгалиевна, бу саннарны төгәлрәк аныклап китсәгез иде, контрактлар, аукционнар һәм сатып алулар нинди күләмдә башкарылды?
Актаныш районында барлыгы 102 муниципаль бюджет учреждениесе, ягъни 102 заказчы бар. Сатып алулар секторы һәр заказчы исеменнән сатып алуларны рәсми сайтка планга куя, электрон товарлар буенча документлар әзерли, муниципаль контрактлар төзи, контрактларны үти, сатып алулар турында төрле хисаплар урнаштыра.
Һәр оешма килешү белән ике миллион сумга кадәр контрактларсыз сатып алуларга хокуклы. Ләкин хөкүмәт тарафыннан 2016 елның 2 мартында кабул ителгән 471 боерык нигезендә бары тик электрон аукционнар аша гына сатып алулар, эшләр исемлеге бар. Исемлектә булган товарларның сатып алу мәгълүматларын Татарстан Республикасы Дәүләт заказчысы буенча агентлыгы биржа мәйданчыгы сайтында урнаштыра.
2023 елда районда барысы 2766 контракт төзелде. Шуларның 401е бердәнбер башкаручыдан сатып алуны гамәлгә ашыру 112 милион 708 мең 273 сум тәшкил итә. 153е электрон аукцион- 119 151 642 сум тәшкил итте. 2297 турыдан туры сатып алынды-134 449 809 сум тәшкил итте. 1432е биржа мәйданчыгы аша сатып алынды, килешүләр суммасы 62 212 814 сум тәшкил итте. 2023 елда биржа мәйданчыгында 1432 белдермә эленде, шуларның 1061е белән контракт төзелде, 371 сатып-алу узмады, тәэмин итүче белән турыдан-туры килешү төзелде.
Гомуми Россия сәүдә мәйданчыгы системасында 68 белдермә эленде. Барлыгы катнашу өчен 104 гариза бирелде. 39 белдермәгә бер генә гариза тапшырылып башкаручылар белән 44 нче федераль законның 25 пункты нигезендә контракт төзелсә, 29 белдермәгә икедән артык гариза тапшырылып үткәрелде, җиңүчеләр белән контракт төзелде.
Сәүдә процедуралары нәтиҗәләре нинди, экономия ясалдымы?
Әйе, нәтиҗәлелек күз алдында, мәсәлән бер сатып алуның башлангыч максималь контракт бәясе 220 275, 556 сум куелган булган. Ә сатып алулар процедурасыннан соң бәя 199 151, 6 сумга калган. Экономиялелек дәрәҗәсе- 9, 6 процент. Муниципаль контрактларга килгәндә, 2023 елда 153 килешү төзелгән. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән 111 муниципаль контракт булдырылган. Бу барлык килешүләрнең 73 процентын тәшкил итә. 44 нче федераль законның 30 маддәсе нигезендә барлык заказчылар электрон процедураларның 25 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары сатып алырга тиеш. Район буенча барлыгы 153 контрактның 111е кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән төзелде. Ул барлык контрактларның 73 процентын тәшкил итте.
Сезнең эшчәнлектә ришвәтчелеккә юл куелмау ничек чагылыш таба?
Муниципаль бюджет оешмаларында коррупциягә каршы профилактикалау, аларга каршы торуга юнәлдерелгән чараларның берсе- дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗны тәэмин итүче товарлар, эшләр, хезмәтләр, сатып -алулар арасында контракт системасына 44 нче федераль закон буенча эшләү булып тора. Әлеге федераль закон сатып алуларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, калган эшләр, хезмәтләр, гамәлгә ашыру, ачыклыкны тәэмин итү, сатып алулар өлкәсендә коррупция һәм башка хокук бозулар очракларын булдырмау максатын дәүләт һәм муниципаль тәэмин итү юнәлдерелгән мөнәсәбәтләрне җайга сала. Әлеге федераль закон контрактларның үтәлешен тәэмин итеп, товар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны мониторинглый. Товарлар, эшләр, хезмәтләрне саклау өлкәсендә аудит, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен контракт системасын, Россия Федерациясенең законнар һәм башка норматив хокукый актларның үтәлешен контрольдә тота.
Безнең бүлекнең сатып алу системасы гомуми Россия рәсми сайты аша тәэмин ителә. Республика маркетинг үзәгенең биржа мәйданчыгында гамәлгә ашырыла. Сатып алулар секторы Актаныш районының муниципаль бюджет уреждениесенең сатып алуларын дөрес урнаштыруын тәэмин итә.
Сатып алулар секторы заказчылар мәнфәгатьләрен яклау өстендә эшли һәм сатып алулар өлкәсендә закон бозулардан сакларга тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев