Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова: Нәсел шәҗәрәләрегезне төзергә бушлай ярдәм итәбез
Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән очрашу узды.
Районыбызның авыл тарихлары белән кызыксынучы, шәҗәрәләр төзүче шәхесләре өчен әлеге очрашуда бик кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов 2021 елда Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә башланып киткән, әмма соңыннан ярты юлда тукталып калган гаилә, аерым нәсел шәҗәрәләре төзү кебек мөһим гамәлне дәвам итәргә чакырды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры ярдәме белән республикада яшәүчеләрнең нәсел шәҗәрәсе барлануын җиткерде.
Архив эше буенча дәүләт комитеты Төркия дәүләтенең шәҗәрәләр төзү өлгесендә эш оештыра. Төркиядә һәркемнең архивта нәсел җебе бар, алар тарихи документлар белән расланган, тикшерелгән. Гөлнара Зәкәрия кызы Казан, Уфа, Мәскәү архивларындагы документлар белән чагыштырганнан соң шәҗәрә төзүчеләрнең эшләрендә бик күп ялгышлар ачыклануын әйтте.
Менә шундый буталчыкларга юл куймау максатыннан республика архивы Татарстандагы районнарга кагылышлы Мәскәү, Уфа, Оренбург, Киров, Ульяновск, Саратов, Самара, Ижау, Чувашия, Әстерхан шәһәр архивлары белән килешү төзеде, кирәкле мәгълүматлар цифрлаштырылган вариантта Татарстан Дәүләт архивына җибәрелә.
Димәк, хәзер революциягә кадәр төрле архивлар сакланучы Уфа губернасына караган безнең Актаныш районының тарихи кәгазьләрен Казан архивыннан табып була.
Шәҗәрә төзүчеләр өчен иң авыры- гарәп хәрефләре белән язылган иске татар телендәге документларны тәрҗемә итү. Дәүләт архивында гарәп графикасы белән иске татар телендә язылган метрика һәм хуҗалык кенәгәләрен сыйфатлы итеп тәрҗемәләүче, укучы белгечләр бар. Шулай ук иске рус телендәге язмаларны да махсус белгечләр генә дөрес итеп укый ала.
2027 нче елда «Ядкарь» генеологик порталы үз эшен башлап җибәреләчәк. Татарстанда яшәүче һәркемнең шушы порталда нәсел җебе күренеп торачак. Әлегә портал материаллар белән тулыландырыла. Әгәр төзегән шәҗәрләрен, тарихи документларын архивка тапшырсалар, гаиләнең һәр буыны архив хезмәткәрләре ярдәмендә тагы да баетылачак.
Очрашуга килгән райондашлар Гөлнара Зәкәрия кызына, башка архивчыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, тулы мәгълүматлар алдылар.
Шунысы игътибарга лаек- архив хезмәткәрләре шәҗәрә төзүдә бушлай ярдәм күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев