Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестивале Гран-при иясе
Кичә районыбызда әдәби кичә- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасы булды. Быелгы иҗат фестиваленең Гран-при иясе булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Энҗе Ильясова танылды.
"Яшь каләмчеләр" республика иҗат фестиваленең быелгы Гран-при иясе Энҗе Ильясова сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 9 сыйныфында укый. Сәләтле кызның остазы- Чулпан Шәрипова. Чулпан Рәмзил кызының тагын бер укучысы Лиана Шакирова фестивальдә 1 урынга лаек булды.
Афәрин, кызлар, киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.
Энҗе Ильясова тантаналы кичәдә үзенең иҗат җимешен яттан сәнгатьле укып та тамашачыларны шаккаттырды. Бу видеоны безнең телеграм-каналда әлеге сылтама аша – https://t.me/airs16/33010 карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев