Актанышта оешма биналары түбәләре боз сөңгеләре, кар катламнарыннан чистартыла
Көндез җылыткач, биналар, өй түбәләрендә һәм кәрнизләрендә озын-озын боз сөңгеләре барлыкка килде, кар катламы эри-эри тагы да тыгызлана төште. Актанышның торак- коммуналь хуҗалык эшчеләре бу көннәрдә актив рәвештә кар һәм боздан чистарту эшләренә кереште.
Актаныш районының бюджет оешмалары ел дәвамында биналарның түбәләреннән кар төшерү буенча «Коммунсервис» МУП белән килешүләр төзегән иде. Менә хәзер эшнең иң кызган мәле, заявкалар килеп керү белән коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре кар чистарту эшләрен башкара.
Бүген, 10 мартта, кар чистарту бригадасы иртәнге якта район үзәк хастаханәсенең, кичке якта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның түбәләрен кардан арындырдылар.
Моның өчен техникалары да эшкә бик кулай. Күтәртмә техникада Радик Суфиянов, Рәшит Арсланов белән Радик Суфиянов көрәк, кыргычлар белән түбәдән асылынып торган боз сөңгеләрен, кар катламнарын кырып төшерә.
Фирданис Гыйльфанов «Амкодор» техникасы белән чүмеченә җыеп, арбага төяп тора.
КамАЗ автомобиле белән Шамил Зәйнуллин җыелган карны аэропорт биләмәсендәге махсус урынга илтеп бушата. Көн саен унлап йөк машинасы кар түгелә.
Ишегалды территорияләрен, йорт түбәләрен кар һәм боздан вакытында чистарту - халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итә һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев