Яңа Әлем авылында яшәүче игезәк туганым Розалия Хәмит кызы Әгъләмовага - 50 яшь
Актаныш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яңа Әлем авылында яшәүче игезәк туганым РОЗАЛИЯ ХӘМИТ кызы ӘГЪЛӘМОВАның 26 июньдә 50 яшьлек юбилее.
Киң күңелең, мәрхәмәтле җаның,
Ачык йөзең, нурлы күзләрең.
Бәхет белән күңел тынычлыгы –
Сиңа әйтер сүзләрем.
Озын гомер сиңа насыйп булсын,
Игелекле булсын тормышың.
Бүләк итеп сиңа бәхет телим,
Саулыкларның теләп корычын.
Нет комментариев