Такталачык авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Сафура Сәлахова 50 яшьлек юбилеен каршылады
Яңа Әлем авылында туып, бүгенге көндә Такталачык авылында гомер кичерүче кадерле әниебез САФУРА ХӘМЗӘ кызы СӘЛАХОВА 20 июньдә үзенең гомер бәйрәмен, 50 яшьлек юбилеен каршылады.
Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Синең нурың, күңел җылың караңгы төннәрне – тормыш күген яктыртырлык, сүнгән йолдызларны – өметләрне кабызырлык, куе болытларны – сагышларны таратырлык көчкә ия. Киңәшләрең, яратып әйткән назлы сүзләрең тирән төпле коелардан чыккан чишмә суларына тиң. Изге кулларың аша узган ризык фәрештәләр канаты тигәндәй сихәтле. Ачык йөзең белән ясаган тәмле чәйләрең, мул сыйлы табыныбыз арыган җаннарга шифа, тәннәребезгә дәва бирә.
Газизебез, бердәнберебез! Бөтен галәмдә синнән дә кадерле, изге кешебез юк. Киләчәктә дә якты кояшыбыз, күңел җылыбыз, сүнмәс өметебез булып янәшәбездә яшәсәң иде, әнкәебез.
Кадерлебез! Әтиебез Илдус белән безне – ике кызыгызны кадерләп үстердегез. Безне кеше булсыннар, дип кичергән йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрегез өчен бүген сезнең алда баш иябез, чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әни, әти, җылы йортыбыз.
Гомер бәйрәмең, юбилеең белән, әниебез!
Нет комментариев