Хәйдәр Ядкәр улы Нурымовны 50 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз
“Актаныш икмәк кабул итү” ААҖ җитәкчесе ХӘЙДӘР ЯДКӘР улы НУРЫМОВны 50 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз.
Хөрмәтле юбилярыбыз! Бүген Сез агросәнәгать оешмасын чын хуҗаларча җитәкләүче, тапкыр фикерле, эзләнүчән, гадел һәм таләпчән җитәкче. Киләчәктә дә куйган хезмәтләрегезнең матур нәтиҗәләрен күреп куанырга язсын, һәр туар таң күтәренке кәеф, яшәү дәрте өстәрлек уңышлар, шатлык-куанычлар алып килсен. Сезгә саулык-сәламәтлек, мул тормыш, гаилә иминлеге, чиксез бәхет телибез. Янәшәгездән һәрчак ышанычлы тормыш иптәшегез Гөлназ ханым атласын, алдагы көннәрегездә улыгыз йөзегез аклыгы, куанычыгыз һәм таянычыгыз булсын.
Сүзегез алмаз, күңелегез һәрчак ихлас,
Затлылыгыгыз Сезнең тумыштан.
Биек тауның очлы кыясына
Кыеп яза исемен тырышкан.
Акыл белән эшләүчеләр генә
Арттыра ул илнең байлыгын.
Алмаз кебек ныклы холык Сездә,
Алмаз кебек булсын саулыгың.
Нет комментариев