Кадерле абыебыз РИФ ӘЗҺӘМ улы ГАЛЛӘМОВка – 55 яшь
Куян авылында туып, бүгенге көндә дә Куян авылында яшәүче кадерле абыебыз РИФ ӘЗҺӘМ улы ГАЛЛӘМОВның 7 июнь көнне 55 яшьлек юбилее.
Абыебыз! Шушы иң күркәм гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Ходай биргән гомереңдә безгә кирәк, терәк булып, кайгы-хәсрәтсез, сәламәт булып, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Туып-үскән ояңның.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Нет комментариев