ДИЛИЯ ӘБЕЛСОГЫТ кызы МИРЗАЕВАның 50 яшьлек алтын юбилее
Теләкәй авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Югары Яхшый авылында яшәүче, туганнарының, якыннарының якты кояшы булып, мөлаемлелеге, мәрхәмәтлелеге белән үз тирә-ягына да изгелек өләшүче ДИЛИЯ ӘБЕЛСОГЫТ кызы МИРЗАЕВАның 50 яшьлек алтын юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине олуг бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле булып, без – балаларыңның игелеген күреп, шатлыкларына сөенеп, әтиебез белән тигезлектә озак яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Эшләрең һәрвакыт уң, йөрер юлларың киң, туар таңнарың тыныч булсын!
Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Нет комментариев