Күҗәкә авылында гомер итүче кадерле әнкәебез - дәү әниебез РИСАЛА СӘРВӘРТДИН кызы СӘРВӘРОВА 2 декабрьдә 85 яшен каршылый. Җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әнкәебезне бәйрәме белән котлыйбыз.
Әнкәебез тормыш авырлыкларына сыгылмый, хәер-фатихасыннан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап яши.
Әнкәй! Син безгә гомер бирдең, әткәй белән безне үстердегез, кеше иттегез. Син, әнкәй, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, кадерлебез, яшәү өлгебез. Туган йортыбызга, кошлар оясына җыелган кебек, барыбыз бергә кайтып җыелабыз. Ишекне ачу белән синең тәмле ашларыңның хуш исләре бөркелә. Туган нигезебез гел үзенә тартып тора. Ләкин һәрберебезнең үз шөгыле-эше бар шул, озак та торып булмый, тарала башлыйбыз. Әнкәебез, безне озатканда күзләрең яшьләнә, һәрбер балаңа исәнлек-саулык, изге юллар теләп озатып каласың. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, без - балаларыңа, килен-кияүләреңә, онык-оныкчыкларыңа якты нур өләшеп, аларның ихтирамын, җан җылысын тоеп, озын-озак гомер кичерергә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Нет комментариев