1957 елның 22 ноябрендә Яңа Әлем авылында Зөфәрҗан Язитов белән Мөхсинәнең тәүге мәхәббәт җимешләре - уллары дөньяга аваз сала. Аңа исемне дә җисеменә китереп, Ринат дип бирәләр. Хезмәт сөючән булсын, тормышны яратсын, дип багалар.
Гаиләдә бертуган энеләре һәм сеңлесе өчен дә үрнәк һәм таяныч була ул. Хезмәт юлын 17 яшендә колхозда башлый. 21 яшеннән 6 нчы ПМК оешмасында тракторчы-экскаваторчы булып эшли, бүген дә сайлаган хезмәтенә тугры калып, эшен төгәл башкара.
Язмыш аны күрше республикабызның эшчән, тырыш кызы Илүсә белән кавыштыра, 36 ел иңгә-иң куеп, матур гаилә булып гомер итәләр. Өч ул, өч батыр тәрбиялиләр, бүген һәрберсенең үз гаиләсе бар. Тупырдап торган дүрт онык тормышка ямь биреп, үсә бирәләр. Олы яшьтәге әтисе өчен дә зур таяныч ул әтиебез. Аңа иптәш булып, матур тәрбия биреп гомер кичерәләр.
Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Өйдәме, эштәме - барысына да җаваплы карый. Туганнарына, балаларына һәрчак ачык йөзле, ярдәм кулын сузарга әзер тора.
Күркәм, тырыш һәм җаваплы хезмәт куеп, тормышыңның матур мизгеленә килеп җиттең бүген, әти! Сине олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, әниебез белән тигезлектә, балалар һәм оныклар хөрмәтенә сөенеп яшәргә язсын. Һәр туар таң тынычлык, муллык, бәракәт китерсен. Син безнең бик олы терәгебез һәм таянычыбыз. Балалар дип өзелеп торасың. Сиңа рәхмәтләребез чиксез.
Изге теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев