Кешелекнең бөтен матур сыйфатларын үзенә җыйган, киң күңелле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган, туганнарым диеп өзелеп торучы олы җанлы апабызга иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Безне һәрвакыт якты йөзең, тәмле ашларың белән каршы алып, озатып каласың. Туганнарга карата сабырлыгыңа, ярдәмчеллегеңә сокланабыз, гадилегең, мәрхәмәтлелегең өчен горурланабыз.
Алга таба да балаларыңның игелекләрен күреп, җизнәбез белән бер-берегезгә терәк булып, тигез гомер кичереп, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз янәшәсендә яшәргә язсын.
Туган җанлы, үзең ярдәмчел дә,
Мәрхәмәтле дуска-күршегә.
Әйтерсең лә, җиргә килгәнсең син
Игелекләр эшләр өчен кешегә.
Нет комментариев