Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Әни, сиңа иң мөһиме - алдагы гомер елларында сәламәтлек, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы белән, муллыкта яшәргә язсын. Һәр аткан таңнарың кояшлы матур булсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бергә тигез гомер итүегезне телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Еллар уза диеп уйланма син,
Гел яшьлектә калсын күңелең.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Нет комментариев