Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Кормаш авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле әткәебез ИЛЬЯС ВӘҖИ улы ФӘРДИЕВкә 14 апрельдә 80 яшь тула.

14 апреля 2017, 05:02

449

0

0

Яңа Кормаш авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле әткәебез ИЛЬЯС ВӘҖИ улы ФӘРДИЕВкә 14 апрельдә  80 яшь тула.

Кадерле әткәебез! Сине әлеге күркәм бәйрәмең уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Балачагың рәхәттә үтмәсә дә, тормышның ачысы-төчесен күп күрсәң дә, һәрчак кешелекле, миһербанлы булып кала алганың өчен без сиңа һәрчак сокланып яшибез. Безне - биш балагызны да үзегез үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәнегез, укытып, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм иткәнегез өчен әнкәебез белән икегезгә дә нык рәхмәтлебез. Без - бәхетле. Кайчан кайтсак та, туган йортыбызның ишекләре һәрчак ачык, анда сагынып көтеп торучы әткәебез белән әнкәебез бар. Әткәй, киләчәк көннәрең дә әнкәебез белән тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп үтсен. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Безгә һәрчак шулай терәк бул.
Без бурычлы, әткәй, синең алда,
Бар җылыңны безгә бирәсең.
Көчле рухыңны сындырмыйча
Гомер көзләренә керәсең.
Туган якның кырларыдай иркен
Әткәебез, синең күңелең.
Шатлык-куанычта һәм бәхеттә
Үтсен синең бөтен гомерең.
Безнең теләкләргә әнкәебез Хәкимә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев