Куян авылында яшәүче кадерле әнкәебез ҖӘННӘТЕЛНУР НӘҖМИТДИН кызы ӘХМӘДУЛЛИНАның 12 апрель көнне олы юбилее – 90 яшь.
Кадерле әнкәебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син безгә, 5 балаңа, гомер биреп, җил-яңгыр тидермичә, назлап, сөеп, үз киңәшләреңне биреп, кеше итеп үстердең. Шушы гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа булган җылы хисләребезне, яратуыбызны, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң газиз, иң олы хөрмәткә ия булган кадерле кешебез. Алдагы гомер елларында һәр туар көнгә сөенеп, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын йөрәк җылыңны биреп, балалар дип өзелеп торуың тормышчан киңәшләрең өчен бик зур рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә куанычлы, мул тормышта, безнең кадер-хөрмәтебезне күреп, уңышларыбызга сөенеп, озын гомер кичерсәң иде.
Нет комментариев