Чат авылында яшәүче кадерле әниебез РӘДИМӘ ГОМӘР кызы РӘХИМОВАга 8 апрельдә 70 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең, юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, муллыкта яшәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бергә тигез гомер итүегезне телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гөрләп үтсен синең гомерең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңнар сиңа бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Нет комментариев