Тимеркул авылында туып, Актанышта яшәүче кадерле әтиебез МАРС ХӘСӘНҖАН улы МӨХӘМӘТДИНОВның 7 апрельдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, әниебез белән тигезлектә, бер-берегезгә таяныч булып озын-озак яшәргә язсын. Син, әтиебез, безнең өчен сабыр холыклы, изге җанлы, безнең ышанычыбыз, таянычыбыз, киңәшчебез һәм ярдәмчебез.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Нет комментариев