Яңа Әлем авылында гомер итүче хөрмәтле киявебез ХАРИС МЕХӘМӘТХУҖА улы ХУҖИНның 5 апрель көнне зур бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән олы бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын.
Олы кызыбыз Раушания белән оныгыбыз Гөлназны олы тормыш юлына аяк бастырып, аның игелеген күреп, бергә муллыкта, тигезлектә яшәсәгез иде. Кияү, син бик тә ярдәмчел һәм туганчыл кеше. Безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, безне хөрмәт итеп яшисең. Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт.
Гомер үтсен, әйдә, чәч агарсын,
Тик йөрәккә кырау төшмәсен.
Килер көннәреңдә тик тазалык
Һәм шатлыклар гына өстәлсен.
Нет комментариев