Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Сәфәр авылында яшәүче ХАТИП МИРЗАМӨХӘММӘТ улы ГАБДРАХМАНОВка - 65 яшь

05 апреля 2017, 08:41

453

0

0

Иске Сәфәр авылында яшәүче  ХАТИП МИРЗАМӨХӘММӘТ улы ГАБДРАХМАНОВка - 65 яшь

Иске Сәфәр авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан бабабыз ХАТИП МИРЗАМӨХӘММӘТ улы ГАБДРАХМАНОВка 4 апрельдә 65 яшь тулды.
Син - һәрвакыт безнең таянычыбыз, ярдәмчебез, ныклы терәгебез, акыллы киңәшләр бирүче, уңышларыбызга сөенүче. Син - безнең өчен һәрчак үрнәк, син - безнең горурлыгыбыз.
Якын кешебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне, шатлыкта, куанычта, бәхеттә генә яшәвеңне телибез.
Киләчәктә балаларың, оныкларың, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын сиңа.
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын.
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев