Такталачык авылында яшәүче якын дустыбыз ИЛНУРА ЛАТЫЙПОВАның 4 апрельдә гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Илнура! Синең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да. 70 яшь әле ул әчкелтем-төчкелтем, тозлы-борычлы тормыш тәҗрибәләреңнең җитлеккән бер чоры гына. 70 яшь әле ул нибары 70 кыш, 70 көз, 70 җәй һәм 70 яз гына. Йөзләреңдә нурлар уйнап торганда синең өчен ул гомереңнең бер язы гына. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәреңә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барысы да кабул булсыннар. Балаларыңның, оныкларыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, озак еллар сау-сәламәт булып яшәргә язсын сиңа Ходай.
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын.
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне,
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын.
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын, кадерле син.
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Бәхетләрнең яңаларын алып килсен.
Нет комментариев