Ахун авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң якын кешеләребез - әтиебез МИРХАН МИРЗАРИФ улы ШӘРИПОВның һәм әниебез РАУШАНИЯ МӘХИЯН кызы ШӘРИПОВАның гомер бәйрәмнәре - 50 яшьлек юбилейлары.
Кадерлеләребез! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр телибез. Рәхмәт сезгә, әти-әни, безгә гомер биреп, тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырганыгыз, торыр җирле иткәнегез, әлегәчә ярдәмегездән ташламаганыгыз өчен. Киләчәктә дә көчле рухлы, изге күңелле, ярдәмчел булып, без - балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгыз өчен сөенеп, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.
Нет комментариев