Иске Әлем авылында гомер кичерүче кодагыебыз НУРИЯ МӘҖИТ кызы СӘЛАХОВАның 31 мартта гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Кодагый! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 55 яшеңне тутырдың. Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, кодабыз Фидаил белән тигез гомер итеп, биш балагызның куанычын күреп, оныклар игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Якыннарың барын онытма.
Алгы көннәрдә дә бәхетегез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Нет комментариев