Күҗәкә авылында яшәүче кадерле әткәебез ИМАМГАЛИ ГАЛИ улы ГАЛИЕВкә 31 мартта 85 яшь.
Әткәй! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.
Әткәебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әткәй,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Әнкәебез Закирә белән тигезлектә, муллыкта, куанычта озын-озак гомер итәргә язсын сезгә.
Нет комментариев