Күҗәкә авылында яшәүче кадерле әниебез һәм әбиебез ДҮНИЯ МИРЗАНУР кызы ХӘЙБИЕВАга 1 апрельдә 80 яшь тула.
60 ел бергә, тату гомер кичереп, 7 бала тәрбияләп үстерделәр. Кадерлебезне чын күңелдән олуг гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалары, оныкларының игелеген күреп, әтиебез белән тигез тормышта, бәхетле картлык кичереп яшәвен телибез.
Гомер буе сабыр, тыныч булдың,
Уңганлыгың хәйран калырлык.
Кылган яхшылыгың, изгелегең
Исән чакта һәйкәл салырлык.
Һәр яшәгән көнең - безгә үрнәк,
Рәхмәт, әнкәй, барысы өчен дә.
Яшә әле тагын озак еллар
Тормыш ямьләп, хәләл көчеңдә.
Нет комментариев