Ахун авылында яшәүче кадерле кода-кодагыебыз РАУШАНИЯ МӘХИЯН кызы ШАРИПОВАга 28 мартта 50 яшь, кодабыз МИРХАН МИРЗӘРИФ улы ШӘРИПОВка 11 апрельдә 50 яшь.
Сезне шушы матур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Таң җилләренең иң назлысын, кояш нурларының иң җылысын, сәламәтлекнең иң ныклысын телибез. Сезгә аяз күк йөзе, җан тынычлыгы, куанычлы көннәр, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тыйнак, көчле рухлы булып калыгыз.
Гади, сабыр, олы җанлы да сез,
Кылганыгыз - бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәр көнегез,
Бәхетегез булсын гомерлек.
Нет комментариев