Иске Җияш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта Актаныш авылында, безне борчымый-мәшәкатьләмичә, үз көенә әкрен генә яшәүче әниебез ХИДАЯ ХӘЙРУЛЛА кызы ФАРСЫЕВАга 25 мартта 90 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине шушы зур бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы көннәрең гел шатлык-куанычлардан торсын. Сиңа исәнлек-саулык, имин тормыш, балаларыңның, оныкларыңның изгелекләрен күреп яшәргә язсын. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, дөньяның ачысын-төчесен үз җилкәсендә аз татымаган, шуңа да карамастан, үзе сабыр да, зиһенле дә булып калган әниебез. 90 яшьлек гомер түренә менү үзе үк Ходай Тәгаләнең бер бүләгедер. Сиңа алдагы көннәреңдә тән сихәте, җан тынычлыгы, хәерле картлык телибез. Ә без, балаларыңа бары тик Амин диясе генә кала. Амин, бирсен Ходай!
Нигезебез агы-хакы булып,
Утыр әле өйнең түрендә.
Сиңа булган изге хисләребез,
Рәхмәтебез күңел түреннән.
90 яшьлек әнием янына кайтып килдем, шатланып каршы алды. Әнинең помидорлары гөрләп үсеп утыра, әле минем помидор утыртырга вакытым юк... Менә шушы ике җөмлә сүздән дә әнинең кемлеген чамалап була. Тырыш-тынгысыз җан, һәрвакыт балалар дип яши. Әле дә әни бар, Ходай берүк сәламәтлектән аермасын дип китеп барыш.
Нет комментариев