Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әнкәебез, әбиебез САЛИХА МУЛЛАХМӘТ кызы ӘХМӘТОВАга 90 яшь тулды

27 марта 2017, 08:14

457

0

0

Кадерле әнкәебез, әбиебез САЛИХА МУЛЛАХМӘТ кызы ӘХМӘТОВАга 90 яшь тулды

Актаныш авылында гомер кичерүче, лаеклы ялдагы укытучы, кадерле әнкәебез, әбиебез САЛИХА МУЛЛАХМӘТ кызы ӘХМӘТОВАга 26 мартта 90 яшь тулды.
Кадерлебез, сине олуг бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Синең тырышлыгың, сабырлыгың, тыйнаклыгың, изге күңеллелегең безне һәрчак сокландырды, синең изге догаларың тормышыбызда юлдаш булды, синең оптимист рухлы булуың безгә - биш балаңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте, тормышны, кешеләрне, хезмәтне яратырга өйрәтте. Әниебез, синең алдыңда баш иябез, сиңа олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Әнкәбезнең бүген туган көне,
Әнкәбезнең гомер бәйрәме.
Шатландырсын, рухландырсын сине
Март аенда гөлләр бәйләме!
Киң күңелле булдың кешеләргә,
Изгелекләр кылдың һәрдаим.
Синең киңәшләрне юлдаш итеп,
Биш балаң да тапты үз юлын.
Догаларың синең ярдәм итте
Тормыш киртәләрен үтәргә.
Насыйп булсын барчабызга шулай
Гомер йомгакларын сүтәргә!
Балаларың, кияү-киленнәрең,
Оныкларың сине ярата,
Туганнарның, таныш-белешләрнең
Фикере изге сиңа карата.
Сәламәтлек - иң мөһиме бүген,
Ходай аннан мәхрүм итмәсен.
Йөрәк типсен ару-талу белми,
Борчулардан ташып типмәсен.
Бала чакта күргән михнәтләрне
Күрсәтмәсен Ходай яңадан,
Изге сүзләр, изге теләкләрне
Кабул ит син һәрбер балаңнан!
Туган көнең, әнкәй, котлы булсын,
Тыныч күңел сине биләсен.
Без янәшә, без яныңда синең,
Яратабыз сине, беләсең!
Кадерле әниебез! Сиңа сәламәт булып, озын гомер кичерүеңне телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев