Кадерлеләрдән кадерле, газизләрдән газиз әниебезне ихлас күңелдән олы юбилее белән тәбрик итәбез.
Көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле әниебезнең гомер юлы һәркемгә өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Әтиебез Хәйбрахман белән безне - 6 баланы яхшы тәрбия биреп үстерделәр, олы юлга бәхет теләп озаттылар. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Әниебез, уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле үтсен. Тормышыңа ямь өстәп, энебез Илдарның гаилә җылысында җылынып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерүеңне телибез. Без - балаларыңның игелеген генә күреп яшәргә язсын сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез булдың. Мең-мең рәхмәт сиңа.
Сине бик тә яратабыз,
Рәхмәт барысы өчен дә.
6 балаң кеше иттең,
Кызганмадың көчең дә.
Чирләмичә яшә озак,
Типсен сөеп йөрәкләр.
Изгелекләр булып кайтсын
Сиңа безнең теләкләр.
Нет комментариев