Актаныш авылында гомер итүче кадерле әтиебез РАФАИЛ РӘСҮЛ улы ХӘМИДУЛЛИНга 23 мартта 60 яшь тулды.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез! Сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең зурысын, шатлыкның мулын телибез. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, туган-тумачаларыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Гөлфинә белән берлектә, тыныч картлыкта гомер итәргә насыйп булсын сезгә.
Март аеның матур иртәсендә,
Әтиебез, сиңа 60 яшь.
Олы шатлык, сәламәтлек белән,
Озак яшә, бул син мәңге яшь.
Чын йөрәктән яздык бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әтиебез.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әниебез.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев