Әнәк авылында яшәүче кодагыебыз ГӨЛШАТ РӘДИЛ кызы ГАЙСИНАның 16 мартта олы бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле кодагыебыз! Матур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, күнел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телибез. Тормыш юлың күпләргә үрнәк синең: сабыр холыклы, тырыш, кешелекле, туган җанлы, ачык йөзле, киң күңелле булуың белән башкаларны сокландырып яшисең. Кодабыз Мөхтәр белән бәхетле мизгелләрнең кадерен белеп,тормыштан ямь табып матур гомер итәсез.
Кодагый! Киләчәктә дә гаилә бәхетең түгәрәк булсын. Кодабыз белән тигезлектә, балаларыгызның бәхетенә сөенеп,оныклар сөеп, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле мул тормышта яшәргә язсын.
Тырыш, уңган хуҗабикә дә син,
Кайгыртучан, назлы ана да.
Ярдәмчел дус дигән даның яши
Яшьтән гомер иткән авылда.
Бәйрәмнәрең кабатланып торсын,
Сүтелгәндә гомер йомгагы.
Күңел җылылыгын саклап гомер буе
Каршылыйк без килер елларны.
Нет комментариев