Әнәк авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛШАТ РӘДИЛ кызы ГАЙСИНАның 16 март көнне 55 яшьлек юбилее.
Иң матур кешелек сыйфатларын үзенә җыйган изге күңелле, сөйкемле һәм сөекле әниебез! Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа булган җылы хисләребезне, яратуыбызны, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Әниебез, киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы булсын. Син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң газиз, иң олы хөрмәткә ия булган кадерле кешебез. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларыңны сүткәндә күңел матурлыгыңны саклап, тормышка гашыйк булып, шатланып яшисең. Киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуың белән үрнәк син. Әниебез! Алдагы гомер елларыңда hәр туар көнгә сөенеп, әтиебез белән иңне-иңгә куеп, сау-сәламәт булып, тормыш юлларын иминлектә, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Йөрәк җылыгызны биреп, балалар дип өзелеп торуыгыз, тормышчан киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә куанычлы мул тормышта, безнең кадер-хөрмәтебезне күреп, уңышларыбызга сөенеп, озын, тигез гомер кичерсәгез иде.
Әниебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Сөенеп яшә һәр туар таңга.
Әти белән пар канатлы булып,
Яшәгез сез һәрчак сөенеп,
Һәрчак терәк булып, кирәк булып,
Бездән күреп бары игелек.
Нет комментариев