Әнәк авылында гомер итүче кадерле әниебез ГӨЛШАТ РАДИЛ кызы ГАЙСИНАга 16 мартта 55 яшь тулды.
Безнең өчен иң кадерле кешебез- яраткан Әниебез!
Сине туган көнең -юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта , рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын үзегезгә! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни туган йортыбыз.
Нет комментариев