Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Ямалы авылында яшәүче МӘКЛҮНӘ ТАҖИ кызы ӘНВӘРОВАга - 80 яшь

13 марта 2017, 08:51

395

0

0

Татар Ямалы авылында яшәүче  МӘКЛҮНӘ ТАҖИ кызы ӘНВӘРОВАга - 80 яшь

Татар Ямалы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әнкәебез, яраткан әбекәебез МӘКЛҮНӘ ТАҖИ кызы ӘНВӘРОВАга 80 яшь тулды.
Әнкәебез! Тормышыңның алтын көзенә атлап кергән бу матур язгы көндә сиңа дөньяның бар яхшылыкларын гына телисе килә. Син безнең өчен иң мәрхәмәтле, иң сабыр йөрәкле изге җан. Гомерегез буе әткәй белән балалар дип тырыштыгыз. Без китергән күпме борчулар, тормыш сикәлтәләрен сыйдырган олы йөрәгегез алдында мәңге бурычлыбыз, рәхмәтлебез. Сау-сәламәт бул, әнкәй, кайгы-хәсрәт күрмә!
Әнкәебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әнкәй,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев