Тәкмәк авылында туып, гомер буе туган җирлегенә намуслы хезмәт итүче РӘШИТ ВӘЛИУЛЛА улы ГАЛИМУЛЛИН 11 март көнне үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшьлек юбилеен каршылады.
Хөрмәтле Рәшит Вәлиулла улы! Сезне ихлас күңелебездән әлеге күркәм бәйрәмегез белән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез - районда авыл җирлеге башлыгы булып иң озак хезмәт куйган кешеләрнең берсе. 33 ел хезмәт итү дәверендә Сез вазифагызны куш "5"гә башкардыгыз. Җирлегегез халкының мәнфәгатьләрен кайгырту буенча армый-талмый хезмәт куюыгыз белән дә башка авыл җирлеге башлыкларына үрнәк булып тордыгыз. Сезнең белән аралашып, киңәшләшеп, ак көнләшү белән көнләшеп эшләү рәхәт иде.
Сезгә киләчәктә дә күтәренке кәеф, сәламәтлек, тормыш иптәшегез Зөлфия белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның дәүмәтләрен күреп яшәвегезне телибез.
Үлчәнмәгән Сездә рухи ныклык,
Ташып тора җанда егәрлек.
Бирсен Аллаһ Сезгә ныклы саулык,
Гомер тауларына менәрлек.
Нет комментариев