Уразай авылында гомер итүче, безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез - әтиебез ТӘВИС ӘЗҺӘМ улы ХӨББЕТДИНОВның 8 март көнне гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек, көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче ышанычлы ирем, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез! Сине бүгенге бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без. Шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез имин булсын.
Борчуда да, шатлыкта да
Таянырлык терәгебез.
Бәйрәмеңдә саулык теләп,
Тибә безнең йөрәгебез.
Тик исән бул, язмыш сиңа
Мәрхәмәтле булсын һәрчак.
Шул чагында гаиләбездә
Сүнми янар кайнар учак.
Нет комментариев