Апач авылында туып, төп нигезнең утын сүндермичә яшәүче төпчек энебез ДИНАР МИСБАХ улы ХАМЗИНның гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Энебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, киленебез Зөлфия белән тигез гомер итеп, балаларыгызның куанычын күреп, оныклар игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Әткәй-инәкәй нигезен таркатмыйча
Җир җимертеп дөнья көтәсез.
Кайчан кайтсак, килсәк - ишек ачык,
Сез шатланып каршы аласыз.
Без - туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Нет комментариев