Чуракай авылында туып, хәзерге көндә дә шунда гомер кичерүче әтиебез НАИЛ ГАЛИМӘРДӘН улы ГАЛИМӘРДӘНОВның 2 март көнне 80 яшьлек юбилее, әниебез РӘЙСӘ ХАТМУЛЛА кызына март аенда 82 яшь тула. Аларның гаилә корып яшәүләренә 56 ел.
Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән, әниебез белән тигезлектә үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез.
Яшә әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә,
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Нет комментариев